news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә Кыш Бабай резиденциясе булачак

25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Чирмешән районында яшәүчеләр һәм кунаклар Кыш бабай белән аның резиденциясендә аралаша алачак. Дөрес. бүләк алу өчен шигырь сөйләргә туры киләчәк. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

Кыш бабайның өе район үзәгендә, районның төп чыршысы куела торган – Яшьләр мәйданчыгы янында гына була. Сүз уңаеннан, төп чыршыны ачу тантанасы да билгеле, ул 25 декабрьгә планлаштырылган.

- Башка еллардагы кебек, быел да оешмалар территориясен кар – боз сыннар белән бизәү, боз таучыклары, шугалаклар ясау, чыршы кую һәм яктырткыч-гирляндалар урнаштыруга бәйге игълан ителде, ул 1 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр ике төркемдә: район үзәгендәге оешмалар, учреждениеләр һәм авыл җирлекләре арасында билгеләнәчәк, - диде мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева.

Конкурс җиңүчеләренә район башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырырга җыеналар. Конкурс нәтиҗәләре белән аңа йомгак ясалгач, район газетасы битләрендә һәм газетаның сайтында танышып булачак.

Моннан тыш Яңа ел алдыннан һәм Яңа ел каникуллары вакытында районда бик күп чаралар үткәрү планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100