news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә көрәш бәйгесе кубогына Әлмәт спортчылары ия булды

Чирмешәндә көрәш бәйгесе кубогына Әлмәт спортчылары ия булды
Марат Гомәров

Бүген, 4 ноябрьдә, Чирмешәндә туып-үскән дөнья чемпионы, җиде тапкыр Россия чемпионы Ильяс Самат улы Галимов истәлегенә көрәш беренчелеге узды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

Халыклар бердәмлеге көнендә үткән әлеге спорт чарасы Чирмешән муниципаль районы башлыгы кубогына оештырылды. Зур бәйге мәшәкатьләрен, чыгымнарын Ильяс Галимовның авылдашлары – Туймәт егетләре күтәрде.

Чирмешәнгә Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәреннән, Татарстанның Әлмәт, Азнакай, Баулы, Лениногорск, Минзәлә, Нурлат, Сарман, Аксубай, Чаллы шәһәре һәм районнарыннан, Чирмешән һәм Лашман авылларыннан 2009-2014 елгы 213 яшь көрәшче катнашты.

Район үзәгенең универсаль спорт залында бил алышкан кунакларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова келәмдә уңышлар теләде һәм район башлыгы Рамил Айбатов сәламнәрен ирештерде. Спортчылар данлы көрәшче Ильяс Галимовны дога кылып та искә алдылар.

Зур бәйгенең төп бүләгенә - район башлыгы кубогына исә Әлмәт көрәшчеләре ия булды, икенче урында – Баулы спортчылары, өченчедә - минзәләлеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100