news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә контракт белән хезмәт итүчеләр өстәмә 300 мең сум акча алачак

Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов контракт буенча хезмәт итүчеләргә өстәмә 300 мең сум акча бирергә дигән карар кабул иткән. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасында Кадрия Гамирова яза.

Районнан контракт буенча 26 ир киткән. Аларның икесенә материаль ярдәм инде күрсәтелгән.

Хәзерге вакытта тагын ике кеше контракт буенча хезмәт төзер өчен документлар җыя, диелә хәбәрдә.

Контракт буенча хезмәт итүчеләргә 195 мең сум акча бирелә һәм ай саен 204 мең сум акча түләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot