news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә инвалидлар җәмгыяте кунакларны коймак пешереп сыйлады

Чирмешәндә инвалидлар җәмгыяте кунакларны коймак пешереп сыйлады
Кадыйр Гомәров

Чирмешән районы инвалидлар җәмгыяте бинасында Май чабу бәйрәменә коймак пешерделәр. Урамда самавырда чәй дә кайнаттылар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы сайтында хәбәр ителә.

«Мондый чараны өченче ел рәттән үткәрәбез», - диде район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова.

Кунаклар - ветераннар, мөмкинлекләре чиклеләр үзләре дә тәм-томнар алып килгән, табынны да бергәләп көйләделәр.

«Кичә үк чүпрәле камырдан коймак пешереп сыйландык. Бүген инде монда килдек. Өстәлгә әллә ничә төрле коймак куябыз», – ди Чирмешәннән пенсионер Зоя Хоркунова

Май чабу – Масленица славян халыкларында, Бөек постка, Пасхага кадәр, кышны озатып, язны каршылау бәйрәме буларак билгеләп үтелә.

«Карачкы яндыру, күңел ачу, коймак, кабартма пешерү кебек атрибутларга ия әлеге бәйрәм – йола атна буена сузыла, халык бер-берсенә кунакка йөрешә, гөнаһларны кичерүне сорый», - ди инвалидлар җәмгыяте рәисе урынбасары Ирина Митяева.

Бәйрәмгә килгән кунаклар – төрле милләт вәкилләре, олылар һәм яшьләр җырлап, әйлән-бәйлән уйнап күңел ачты.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100