Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәндә «Җиңү уты» эстафетасы башланды

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә Чирмешәндә «Җиңү уты» эстафетасына старт бирелде. Нәкъ шул көннән районда Бөек Җиңүне бәйрәм итүгә багышланган масштаблы чаралар башланып китә. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.
Апрельнең беренче көнендә «Орион» яшьләр үзәге хезмәткәрләре башлап җибәргән проектка мәктәп укучылары белән авыл ветераннары, авыл җирлекләре башлыклары да кушылды. Чараның биредә оештырылуы юкка түгел, чөнки яшьләр - Бөек Җиңүнең лаеклы варисы булып тора. Алар район үзәгендәге Билгесез солдат һәйкәле түрендәге Мәңгелек уттан алынган Җиңү утын бирегә алып килеп, район башлыгы Рамил Айбатовка тапшырдылар, ә ул шул ут белән капсуланы кабызды.
«Бүген гади генә ут кабынмый, бу немец илбасарларына каршы сугышта Бөек Җиңүне яулаган һәм Ватан бәйсезлеген саклап калган әтиләребезне һәм бабаларыбызны искә алу һәм хөрмәтләү билгесе», - диде Рамил Айбатов чарада чыгыш ясап.
Чарага килгән чирмешәнлеләр яу кырында башларын салган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алды.
Яшьләр үзәге каршында ук Җиңү уты кабызылган капсуланы район башлыгы Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллинга тапшырды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чираттагы чара анда узачак.
«Җиңү уты» эстафетасы Чирмешән җире буйлап дистәләгән чакрымнар узачак. Ул районның 18 авыл җирлегендә булып, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаша, махсус хәрби операциядәге якташларыбызның өйләрендә, район мәктәпләрендә кунакта булачак, анда 30дан артык батырлык дәресе уздыру планлаштырыла.
«Җиңү уты» эстафетасы 9 Майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү көнендә тәмамлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз