news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә иң оста «Автобабай» билгеле булды

Чирмешәндә иң оста «Автобабай» билгеле булды
Гөлсирә Шәрифуллина

Чирмешәндә «Автобабай» район бәйгесендә беренче урынны Утыз Имән авылында яшәүче 63 яшьлек Рөстәм Вәлиуллин яулады. Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган бәйгедә тугыз кеше катнашты, араларында гүзәл затлар да булды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

«Бәйгенең төп максаты - өлкәннәрдә юлда йөрү культурасын арттыру, гамәлгә кергән яңа кагыйдәләр белән таныштыру, һәм инде, әлбәттә, машина йөрткәндә юл кагыйдәләрен төгәл үтәүгә мотивация булдыру», - диде район автоинспекциясе бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Аяз Гатиятов.

Катнашучылар ике этапта көчләрен сынады. Беренчесендә юлда йөрү кагыйдәләрен белүләрен тикшерделәр. Конкурсның икенче этабында алар тизлеккә автомобиль йөртүдә осталыкларын күрсәтте.

Ике этап нәтиҗәләре буенча, беренче урынны Утыз Имән авылыннан Рөстәм Вәлиуллин яулады, ул 5 октябрьдә Казанда үтәчәк республика ярышларында район данын яклаячак.

«Юлда йөрү кагыйдәләре онытыла икән шул, аннан соң бит алар ел саен яңарып тора, бөтенесен белеп тә бетереп булмый, әмма белергә кирәк. Хәзер бит интернет бар, керергә дә карарга», - диде Рөстәм Газыймҗан улы юлда йөрү кагыйдәләре буенча тестны тапшыргач.

«Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең райондагы бүлеге җитәкчесе Алинә Филиппова һәм районның ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радик Сәйфетдинов барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100