Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешән районында игелек үзәге ачылды
Чирмешәндә «Орион» яшьләр үзәге базасында «Игелекле Чирмешән» үзәге ачылды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.
Яңа үзәкне ачу тантанасында район башлыгы Рамил Айбатов һәм «Татарстан Республикасы волонтерлык мәгълүмати-ресурс үзәге» башкарма директоры урынбасары, территорияләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ганиева катнашты.
«Волонтерлык эшчәнлегендә безнең район алдынгылар сафында. Безнең волонтерлар махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм җыюда булыша, өлкәннәргә ярдәм итә, гомумән, барлык чараларда да актив катнаша. Рәхмәт сезгә», – диде Рамил Тәлгать улы.
Башкаладан килгән кунак райондашларга игелекле эшләрендә уңышлар теләде.
Тантаналы ачылыштан соң, кунаклар волонтерларның эшләре белән танышты. Балалар бакчалары, мәктәпләр, хәрбиләргә маскировка челтәрләре үрүчеләр, гомумән, төрлечә ярдәм итүче коллективлар мастер-класслар күрсәтте, аларның эшләрен күргәзмәдә дә күрергә мөмкин иде.
Бу үзәк социаль активлык һәм район халкының инициативаларына ярдәм итү өчен заманча мәйданчык булачак. Аның төп максаты – район халкын изге гамәлләргә илһамландыру, социаль инициативаларны тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, үзара ярдәмчеллек һәм җаваплылык формалаштыру.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз