news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә Идел буе Болгар дәүләте ислам динен кабул итүгә багышланган чара булды

Чирмешәндә Идел буе Болгар дәүләте ислам динен кабул итүгә багышланган чара булды
"Безнең Чирмешән"

Чирмешәндә Идел буе Болгар дәүләте ислам динен кабул итүгә багышланган чара булды. Нигездә, Тукай районы һәм Чаллы шәһәре инвалид-спортчылары составындагы команда гарәп мәгърифәтчесе, сәяхәтче һәм язучы Ибн Фадлан тарихи маршруты буенча, Лениногорск аша килде. Алар автомашиналарда, дөя һәм атларда хәрәкәт итәләр. Сәяхәтләре 21 май көнне Болгарда тәмамлана.

«Ибн Фадланның килүе» сәяхәтендә катнашучыларны район вәкилләре Кече Чегодай ягындагы стела янәшәсендә каршылады, шунда котлаулар ирештерде, бүләкләр алмашты, ипи-тоздан авыз итте. Ибн Фадлан үрнәгендә, аның образында килгән кунак, баянчылар, җырчылар да бар иде. Бу турыда «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

Аларны монда, соңрак район мәдәният йорты каршында узган бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе Ильфат Шәйдуллин сәламләде, бу сәфәрне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.

Бу чарада республиканың төрле төбәкләреннән кайткан якташлар да бар иде.

Урам якта башланган чара район мәдәният йортында дәвам итте. Кунаклар һәм райондашлар әүвәл бәйрәмгә махсус әзерләнгән күргәзмә белән танышты. Мөселман модасы өс, баш киемнәрен, ислам темасына ясалган картиналарны, хәләл ризыкларны, күп еллар элек басылган Коръән басмаларын караучылар күп булды.

Аннан соң алар мәдәният йортының тамаша залында Идел буе Болгар дәүләтендә исламның ничек кабул ителүе тарихына тукталды, чыгышларда аның дәүләт үсешенә тәэсире хакында сөйләде, концерт карады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100