news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә «Гасырлар мирасы» I Бөтенроссия халык иҗаты фестивале узачак

Чирмешәндә «Гасырлар мирасы» I Бөтенроссия халык иҗаты фестивале узачак
Рамил Гали

28 июль көнне 10:00 сәгатьтә Чирмешәндә Сабантуй уза торган мәйданда «Гасырлар мирасы» I Бөтенроссия халык иҗаты фестивале уза. Бу хакта оештыручылар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Зур фестиваль үткәрү идеясе күптән бар иде. Быел фестиваль Татарстан Республикасы фестивальләре исемлегенә керде. Без бөтен Россиядән иҗади коллективларны чакырабыз. Татарстанның барлык районнары диярлек гариза җибәрде. Башкортстан республикасы, Самара өлкәсеннән гаризалар килде. Бу фестиваль халыкларның иҗатын күрсәтә торган зур чара булыр, дип ышанабыз», – дип сөйләде Чирмешән районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева.

Оештыручылар сүзләренчә, фестивальдә районда яшәгән төп халыклар: татар, рус, мордва, чувашларның гореф-гадәтләре, иҗатлары күрсәтеләчәк. Шулай ук милли курчак, уен, кием, гореф-гадәт номинацияләрендә бәйгеләр узачак. Матурлык бәйгесе дә була.

«Чирмешән якташлыгы» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Раушания Сәүбанова сүзләренчә, районда бөтенроссия күләмендәге зур фестивальләр узганы булмаган.

«Район башлыгы районда зур фестиваль оештырырга кирәк дигән идеяне тәкъдим итте. Бергәләшеп оештыру эшләренә керештек. Авылларга чыгып, йолаларны өйрәнделәр. Кереш өлештә егетләрне хәрби хезмәткә озату йоласын күрсәтәбез. Районда киң җәмәгатьчелек өчен фестиваль үткәргән юк иде. Чаралар район эчендә яки республика күләмендә үтте. Киләчәктә, бәлки, чит илләрдән дә кунаклар чакырырбыз. Бу чараны зур фестиваль дәрәҗәсендә җәелдереп җибәрәсе килә», – диде ул.

Фестиваль Татарстанның Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Чарада Чирмешән районында яшәүче халыкларның милли ризыклары да тәкъдим ителәчәк. Фестивальгә «ZAKARIA» фолк төркеме чакырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100