news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә чик сакчыларына һәйкәл ачылды

Чирмешәндә чик сакчыларына һәйкәл ачылды
Фото: © Кадрия Гамирова / https://nashcheremshan.ru

Чирмешән районы чик сакчыларының күптәнге хыяллары чынга ашты, алар, үз көчләре белән, Җиңү паркында һәйкәл төзеде. 28 май – Чик сакчылары көнендә ул тантаналы шартларда ачылды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.

Барлык буын чик сакчыларына багышланган һәйкәл лаеклы урынын тапты. Чик сакчыларының шундый башлангычын район хакимияте дә хуплаган һәм яшел фуражкалылар аны ике айда ясап та куйды.

«Районда 100дән күбрәк чик сакчысы исәпләнә. Һәйкәл төзү инициативасын күпләр куәтләде һәм барлык чыгымнарны үзебез күтәрдек. Төзелеш эшләренә һәм бәйрәмне оештыруга 400 мең сумнан да күбрәк акча тотылды. Район башлыгы Рамил Айбатовка рәхмәт, ул безнең идеяне куәтләтләде. Киләчәктә биредә башка гаскәрләрнең дә шундый мәйданчыклары булыр дип ышанасы килә», – диде оештырып йөрүчеләрнең берсе Юрий Сергеев.

Район чик сакчылары быелгы бәйрәмне автойөреш белән башлап җибәрде, үз әләмнәрен җилфердәтеп, район үзәге урамнарыннан уздылар.

Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов катнашты һәм Чик сакчылары көне белән тәбрикләде.

Фото: © Кадрия Гамирова / https://nashcheremshan.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100