news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә чик сакчылары һәйкәл төзергә керешкән

Чирмешән районының Чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләре күптәнге хыялларын чынга ашыра. Алар 28 майда - Чик сакчылары көнендә һәйкәл ачарга җыена. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.

Алар чик сакчылары истәлегенә Җиңү паркында, күл буендарак гранит һәйкәл урнаштыралар, шунда ук чик баганасы һәм флагшток та куелачак. Биредә инде эш башланган.

Чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт иткән чирмешәнлеләр төзелеш чыгымнарын үзләре күтәрә.

Фото: © Кадрия Гамирова/https://nashcheremshan.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot