Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәндә «Буыннар старты»нда әбиләрнең дә юлда йөрү кагыйдәләрен белүен сынадылар
Чирмешәндә «Буыннар старты»нда республика бәйгесенең муниципаль этабында биш команда ярышты, алар биш сынау станциясендә җитезлекләрен, белемнәрен күрсәтте. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Илсөяр Гайнетдинова яза.
Кадетлар мәктәп-интернатының «Армада», 1 нче Чирмешән мәктәбенең «Без булдырабыз», лицейдан Рыбаковлар, Галимовлар гаиләләре һәм «Без бергә көчле» командалары беренче «Юл хәрәкәте кагыйдәләре белгечләре» станциясендә светофор, җәяүлеләр кичүе, юл аша чыгу кагыйдәләрен белүләрен теориядә һәм гамәлдә тикшереп карадылар.
«Беренче ярдәм күрсәтү» станциясендә командалар бәла-казаларда зыян күрүченең хәлен бәяләү, җәрәхәтләнүләрне дөрес теркәү һәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру тизлеген күрсәттеләр. Жюри гаилә командалары эшчәнлегенең төгәллеген һәм көйләнгәнлеген, шулай ук зыян күрүче тирәсендә иминлекне тәэмин итү кебек детальләргә игътибар бирде», - ди «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе җитәкчесе Гөлия Кәбирова.
Бәйгенең шарты: командаларда төрле буын вәкилләре булырга тиеш иде. Ярышларның кайберләрендә хәтта әбиләр дә көч сынашты.
Велосипед һәм автомобильне фигуралы йөртү, «Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре» станциясендә виртуаль шәһәр шартларында юл билгеләрен үтәү, янгын иминлеге кагыйдәләрен белү дә бәяләнде. Жюри катнашучыларның техник грамоталылыгын гына түгел, ә аларның командада эшли, бер-берсенә ярдәм итә һәм башкаларның тәҗрибәсеннән өйрәнә алуларын да билгеләп үтте.
Чирмешәннең мәктәбе командасы муниципаль этапта җиңү яулап, зона этабында онлайн рәвештә район данын яклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз