news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә булачак солдатлар өчен бәйрәм оештырдылар

Чирмешән районы мәдәният йортындаузган Никрутлар (П ризывниклар) көненә тиздән хәрби кием кияргә тиешле егетләрне, армиядәге егетләрнең әти-әниләрен һәм район үзәге мәктәпләре укучыларын дәштеләр. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.

Бәйрәмне район башлыгы Рамил Айбатов ачып җибәрде һәм көзге чакырылышта солдат итекләре киячәк егетләргә бүләкләр тапшырды.

«Армиядә хезмәт итү – бурыч кына түгел, ә зур дәрәҗә дә. Армия ул - тормыш мәктәбе, холыкны чыныктыра, чын дуслыкка һәм җаваплылыкка өйрәтә.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар кунакларга патриотик җырлардан торган концерт программасы тәкъдим итте. Армия мәктәбе узган район җитәкчеләре дә егетләргә киңәшләрен бирделәр, уңышлы хезмәт итүләрен теләделәр.

Чирмешән аграр техникумын тәмамлаган, хәзер «БИО-АГРО» җәмгыятендә эшләүче Чирмешән егете Кирилл Герасимов армиягә барырга әзер.

«Хәрби хезмәткә бару һәр ир-егетнең бурычы, дулкынланмыйм, үземне ышанычлырак хис итәм, – дип тәэсирләре белән уртаклашты булачак солдат. Армиядә булган дусларым белән аралаштым, алар бернинди куркыныч та юклыгын әйттеләр. Мин армиягә барырга әзер», – диде ул.

Бәйрәмдә, бүгенге көндә уллары армия хезмәтендә булган әти-әниләрне дә сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр.

Көзге чакырылыш 1 октябрьдә башланып китте, ул декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу чакырылышта районның якынча 38 кешесе солдат итекләре киячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot