Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә борынгы спорт төре «Аударыш»ны яңарттылар
Чирмешәндә быелгы Сабан туе чирмешәнлеләр күңеленә тагын бер кызыклы, милли уен белән кереп калачак. Төп мәйданнан бераз читтәрәк, «Аударыш» уены өчен махсус ясалган урында, ир-егетләр ат өстендә көрәште. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.
«Аударышта» биш җайдак көч сынашты, аларның күпчелеге Лениногорск районыннан. Чирмешәннән Фәнис Иляевның бу төр көрәштә әле беренче тапкыр гына катнашуы. Шулай да ул тәҗрибәле спортчылар арасында югалып калмады – дүртенче булды.
Әлеге спорт төре белән күптән шөгыльлләнүче Лениногорск районы Кирлегәч авылы егете Динар Хәйбриев җиңүче булды. Ул 10000 сумлык сертификатка ия. Икенче урынга чыккан Лениногорск егете Алексей Мулендеев 7000 сум, Иштирәктән Илдар Хәмәдиев (өченче урын) 5000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.
«Аударыш» - татар милли спорт төре. Исеме аудару, егу сүзләреннән килеп чыккан. Бу уенны башкача ат көрәше дип атыйлар, аның татар билбау көрәше белән уртаклыклары бар. «Аударыш»ны революциягә кадәр үк татар авылларында үткәргәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз