news_header_top
16+
news_header_bot
news_top
Хәвеф-хәтәр 3 ноябрь 2025 14:57
ERID: https://www.tatar-inform.ru/news/obvinyaemyi-v-gibeli-rabocego-v-ceremasnskom-raione-predstanet-pered-sudom-6005382

Чирмешәндә биектән егылып төшкән эшченең үлемендә гаепләнүче суд каршында җавап тотачак

Татарстанда яшәүче кеше иминлек кагыйдәләрен бозган өчен суд каршында җавап тотачак. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү версиясе нигезендә, ир-ат 9 июльдә Чирмешән районындагы объектта өйрәнү узмаган стропальщикка биеклектә эшләр башкарырга рөхсәт иткән. Нәтиҗәдә эшче 12 метр биеклектән нефть продуктлары саклый торган резервуар люгына егылып төшкән һәм алган җәрәхәтләрдән шул ук көнне хастаханәдә үлгән.

Җинаять эше карау өчен судка җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot