Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәндә 80 укучыга уку кирәк-яраклары тапшырылды
Чирмешәндә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясен район үзәгендә бәйрәм итеп оештырдылар. Бу көнне якынча 80 укучыга уку кирәк-яраклары тутырылган мәктәп сумкалары тапшырылды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» яза.
Гомумән, киләсе уку елында райондагы күп балалы, аз керемле, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм әтиләре махсус хәрби операциядә булган 250дән күбрәк бала шундый ярдәм алачак.
Быел районда 124 укучы мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керә. Яңа уку елында мәктәпләрдә 1705 укучы белем алачак.
Район җитәкчелеге чарада катнашып, укучыларны, ата-аналарны тәбрикләде һәм 1 нче сыйныфка баручы 20 сабыйга рюкзаклар тапшырды.
Нефть кампанияләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре акциягә кушылып, күпме балага шатлыклы мизгелләр бүләк итте. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды.
Иске Котыштан биш бала әнисе Оксана Разина бәйрәмгә беренче сыйныфка баручы кызы Виктория белән килгән, аңа уку кирәк-яраклары тутырылган портфель бирделәр. Быел Разиннар өч баласын мәктәпкә җыя.
«Бу безгә бик зур ярдәм, рәхмәт иганәчеләргә, шулай ук безнең өчен матур бәйрәм оештыручыларга», – диде Оксана Разина.
Лагеркадан Наталья Васильева чарага өч баласы белән килгән. Аларның 9, 5, 2 нче сыйныфларга баручы балалары да рюкзаклы булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз