Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәндә 50 елдан күбрәк гомер иткән парлар өчен бәйрәм оештырдылар
Чирмешәндә 50 елдан күбрәк гомер иткән парлар өчен бәйрәм оештырдылар. Чираттагы очрашуга районның төрле авылларыннан 50, 55, 60 ел бергә яшәгән матур парларны чакырдылар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Гөлсирә Шәрифуллина яза.
Юбилярларны бәйрәм белән котларга район башлыгы Рамил Айбатов та килгән иде.
«Сез күп еллар бер-берегезне хөрмәт итеп яшәгәнсез. Һәр кешене, аның кайда булуына, нәрсә белән шөгыльләнүенә карамастан, өендә якын кешеләре, гаиләсе көтеп торырга тиеш. Бер-берегезне санлап, матур, озын гомер иткәнегез өчен рәхмәт. Мин сезгә исәнлекле тормыш, бәхет телим, балаларыгыз да сәламәт булсыннар, оныкларыгыз сөендереп, ярдәм итеп торсыннар, - диде ул.
Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50 ел бергә аңлашып яшәгән парлар күңелдә хөрмәт һәм соклану уята.
Ямьле, ихлас, җылы бәйрәм булды. Кунаклар нык гаилә кору, озак еллар шулай бергә яши алуның серен чиште. Алар танышу тарихы, кавышу, балалар үстерүләре турында да сөйләде.
Юбиляр парлар матур бәйрәмгә чакырганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Аларга район башлыгы Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз