Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәндә 150 балага портфельләр тапшырылды
Чирмешәндә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында 150 укучыга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар.
Район мәдәният йортында узган бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Аннан соң балаларны, әти-әниләрне, кунакларны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин сәламләде. Бу турыда «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә
«Әлеге акция, нигездә, иганәчеләр ярдәме белән үткәрелә. Чирмешәндә мәрхәмәтле һәм юмарт кешеләр, җитәкчеләр җитәрлек. Алар ярдәмендә, авыр шартларда яшәүче, күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр 1 сентябрьне тулы мәгънәсендә сөенеп каршылау, шатланып мәктәпкә бару мөмкинлеге ала. Балаларыбызны шулай сөендерүчеләргә, үзләреннән өлеш кертүчеләргә рәхмәт», - диде район җитәкчесе.
Фердинат Дәүләтшин беренче сыйныфка керүче сабыйларга игелекле якташларыбыз ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр тапшырды. Сәхнәгә өлкән сыйныфта укучыларны да чакырып, портфельләр бүләк иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз