news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән яшүсмерләрен «Беренчеләр хәрәкәтенә» кабул иттеләр

Чирмешән яшүсмерләрен «Беренчеләр хәрәкәтенә» кабул иттеләр
"Безнең Чирмешән"

Чирмешәннең «Орион» яшьләр үзәгендә балалар һәм остазларның «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенә багышлау тантанасы булды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

Тантанада иң актив 30 бала, район мәктәпләре укучылары, шулай ук аларның остазлары катнашты. Аларга хәрәкәтнең символлары - значок һәм беләзек тапшырылды. Яшьләр бердәмлек миссиясен үтәргә һәм беренче булырга вәгъдә бирде.

Чарада район башлыгы Рамил Айбатов, шулай ук хәрәкәтнең төбәк бүлеге баш белгече Кирилл Костылев та бар иде.

- Бүгенге көннән башлап сез «Алдынгылар хәрәкәтендә» үз эшчәнлегегезне башладыгыз. Аның дәвам итүен һәм сезгә уңай нәтиҗәләр генә китерүен телим, - дип котлады катнашучыларны Рамил Тәлгать улы.

- «Алдынгылар хәрәкәте» - зур команда һәм хәзер сез бу команданың бер өлеше. Төп максатыбыз - һәрьяклап үсеш өчен уңайлы шартлар тудыру. Киләчәгебез безнең кулларда, – дип хуплады хәрәкәтнең җирле бүлекчәсе рәисе Гөлшат Җамалтдинова

«Алдынгылар хәрәкәте» яшүсмерләрне тәрбияләү, шулай ук аларда Россия җәмгыятенең традицион рухи һәм әхлакый кануннары нигезендә дөньяга караш формалаштыру өчен ил җитәкчелеге инициативасы белән оештырыла. Аның төп ориентирлары - тормыш һәм дәрәҗә, патриотизм, дуслык. Һәр бала яки яшүсмер хәрәкәт әгъзасы була ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100