Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән янындагы Тегермәнле чишмәсе тантаналы төстә ачылды
Чираттагы ремонттан соң, Чирмешән янындагы Тегермәнле чишмәсен тантаналы төстә кабат ачтылар. «Татнефть» җәмгыятенең грант акчасына биредә чишмәгә нык, матур түбә ясаганнар, тирә-юньне төзекләндергәннәр. Тимер зур самавыр, өстәл һәм утыргычлар да әлеге урынга дәшеп тора. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадыйр Гомәров яза.
«Нефтьчеләр райондагы чишмәләрне төзекләндерүдә, башка эшләрдә дә гел булышып торалар, рәхмәт, - диде муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов чишмәне ачу тантанасында.
«Туган якны онытырга ярамый. Күмәк көч белән зур, авыр теләсә нинди эшне җиңдереп була, - диде бәйрәмгә килгән кунак – «Татойлгаз»ның цех җитәкчесе, биредә туып-үскән Ленар Абдуллин.
Ике гасыр тарихлы «Тегермәнле» чишмәсен район инвалидлар җәмгыяте шефлыкка алды дисәң дә ярыйдыр. Бу чишмәне төзекләндерү социаль проектын тормышка ашыру да – шушы җәмгыять җитәкчесе Мәдинә Талипованың, аның урынбасары Ирина Митяеваның инициативасы, тырышлыгы. Подрядчыларны да, волонтерларны да тапканнар, әллә ничә тапкыр чисталык өмәләре дә оештырганнар.
Бүгенге тантанада өмәләрдә аеруча актив катнашкан Габдрахмановлар гаиләсенә, Алексей Федотовка Рәхмәт хаты тапшырдылар, башка бик күпләрне рәхмәт әйтеп мактадылар. Әйтик, Ульяновкадан шәхси эшмәкәр Петр Прокофьев предприятиесе бу объектта иң күләмле эш башкарган.
Халыкара гаилә көнендә үткән чарага районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатыннан, авыллардан да байтак кеше килгән. Мәдәният хезмәткәрләре катнашкач, бәйрәм тагын да купшы, ямьле булды. Чишмәләрне, суларыбызны олылап җырлагач, биегәч, кунакларны чишмә суы, кайнар чәй, казанда пешкән тәм-том белән сыйладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз