news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән якташлык җәмгыятенең 30 еллыгы «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә үтә

Тантаналы чара бүген 12.00 сәгатьтә башлана.

«Созвездие- Йолдызлык» арт- резиденциясе бүген Казанда яшәүче Чирмешән халкын үзенә җыя. Биредә Чирмешән якташлык җәмгыятенең 30 еллыгы уңаеннан «Данлап жырлыйм сине, Чирмешәнем» дип аталган тантаналы чара үтә.

«Биредә районнан чыккан 250ләп кунак чакырулы, шулай ук Чирмешән районы авыл җирлекләре рәисләре, Чирмешән районы оешмалары җитәкчеләре катнаша», дип хәбәр итә «Созвездие- Йолдызлык» фестиваленең матбугат үзәге. Тантаналы чара 12.00 сәгатьтә башлана.

Резиденция фойесында районның милли казанышлары күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Кунакларга милли ризыклар белән чәй әзерләнә.

Күргәзмәдә сувенир продукциясе сатып алып, районның милли мәдәнияте үсешенә өлеш кертергә дә мөмкин булачак, ди оештыручылар.

Тантаналы чарада Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин, Якташлык җәмгыяте рәисе Раушания Сәүбәнова катнаша.

Концертта Чирмешән районы үзешчәннәре чыгыш ясаячаклар. Алар арасында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Тумановның бабасы туып үскән Яңа Илем авылының «Пилеш» чуваш халык коллективы да бар.

Концерт программасында «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары  Айнур Галләмов, Рузилә Булатова, Гөлназ Гатина, Рания Минхаҗева, Ләйсән Галләмова, Лилия Гатина, Анна Иванова, Яна Разукова, «Бәхетле балачак» хореография коллективы чыгышы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100