news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән халкы хәрбиләргә ноутбук, принтер, рация җибәргән

Чирмешән халкы хәрбиләргә ноутбук, принтер, рация җибәргән
Фото: https://nashcheremshan.ru/

Чирмешән халкы махсус хәрби операциядәге якташларына чираттагы гуманитар ярдәмне озатты. Район башлыгы Рамил Айбатов та юлга кузгалган. Бу аның махсус хәрби операция зонасына өченче сәфәре була. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Гөлсирә Шәрифуллина яза.

«Газель» автомобилен хәрбиләргә көндәлек кирәк-яраклар, азык-төлек, масировка челтәрләре, генераторлар, бензин пычкылары, шәхси гигиена әйберләре белән тутырганнар. Шулай ук махсус хәрби операция зонасына егетләр ноутбук, принтер, рация, антенна да сораган. Алар район халкыннан җыелган акчага сатып алынган.

Якташларга 23 февральгә, бәйрәм уңаеннан, адреслы аерым «посылкалар» да бар. Аларны район башлыгы белән бергә «Чирмешән» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Риф Зарипов, финанс-бюджет палатасы рәисе Радик Харисов, машина йөртүчеләр Василий Кузьмин, Ринат Гайнуллин илтә китте.

news_right_1
news_right_2
news_bot