news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән ветераннарына Җиңү көне уңаеннан бүләкләр тапшырдылар

Чирмешән районы ветераннарына Татарстан Рәисе Рөстәм Миннеханов исеменнән бүләкләр өләштеләр. Авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә өйләренә барып ветераннарга азык-төлек пакетлары тапшырдылар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

«Әлеге бүләкләргә барлыгы 106 кеше лаек булды. Алар арасында Бөек Ватан сугышында катнашкан 2 ветеран, сугышта катнашучыларның тол калган хатыннары (27 кеше) һәм 77 тыл хезмәтчәне бар», - диде районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot