news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән үзәк район хастаханәсендә дәваланучы балалар өчен бәйрәм оештырылды

Чирмешән үзәк район хастаханәсендә дәваланучы балалар өчен бәйрәм оештырылды
Фото ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән

Балаларны яклау көне алдыннан Чирмешән үзәк район хастаханәсендә дәваланучы балалар өчен күңелле бәйрәм оештырылды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшь пациентларга «куян» килеп, балалар белән истәлекле фотога төште. Ул аларның һәрберсенә тизрәк савыгуын теләде һәм бүләкләр — төсле шарлар һәм төсле карандашлар бирде.

«Бу җәйнең барлык балалар өчен дә имин булуын, балаларның бала булып калуын, ә без, өлкәннәр, аларның сәламәт һәм бәхетле булуларын телибез», — диде Чирмешән үзәк район хастаханәсенең баш табибы Лилия Мортазина.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot