news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән урманчылары үз ветераннарына район газетасына язылу бүләк итте

Чирмешән урманчылары үз ветераннарына район газетасына язылу бүләк итте. Район урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин Чирмешән урманчылыгында эшләп чыккан ветеранга шундый «күчтәнәч» җибәргән, подписканы аның исеменнән Казанка участок урманчылыгы хезмәткәре Хәлил Шәрапов тапшырды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

Матбугат басмаларын күп укучы Разыя Шаһимәгъсүм кызы 2024 елның икенче яртыеллыгында да район газетасыннан аерылмаячак.

«Анда бөтен хәбәр бар, газетаны башыннан алып ахырына кадәр, бер язманы да калдырмыйча укып чыгам. Икенче яртыеллыкка язылып куярга дип почта бүлегенә төшәрмен дип тора идем әле, рәхмәт, элеккеге хезмәттәшләрем шундый бүләк белән сөендерделәр», - ди ветеран.

Фото: © Илсөяр Гайнетдинова

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100