news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән урманчылары 110 төп тау нараты утырткан

Чирмешән районы урманчылары быел, төрле акцияләр кысаларында, биш мең тирәсе яшь үсенте утырткан: чыршы, наратлар - барысы да урындагы питомниктан.Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.

Язын «Хәтер бакчасы» акциясе барышында, Сабан туе стадионы янында 110 төп тау нараты һәм Чумачка авылы янындагы урманнарда 2200 төп нарат тамыр җибәргән. Көз көне «Урманны саклыйбыз!» акциясе кысаларында урманчылар Ивашкино авылы тирәсендәге урманны 2250 төп яшь чыршы белән баетканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot