news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамил Әйбәтов Медиа Сабан туен киләсе елга да Чирмешәндә үткәрергә тәкъдим итте

Чирмешән районы башлыгы Рамил Әйбәтов Медиа Сабан туен киләсе елга да үзләрендә үткәрергә тәкъдим итте.

«Быел «спартакиада» безнең районда узуы күңелле. Сез берничә ел Сабада уздырдыгыз. Рәис Нургалиевичны (Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов – Т.И. иск.) хөрмәт итәм. Ул заманында, Чирмешән белән Минсәгыйть Шакиров җитәкчелек иткәндә, «Чирмешән Швейцариягә охшаган» ди иде. Без хәзер Сабадан артта калганбыздыр инде, мөгаен, ләкин без күрсәткечләрне кайтарырга тырышачакбыз», – диде Рамил Әйбәтов чыгышында.

«Сезгә бездә ошадымы? Җитәкчелекне, Сабан туе тагын бездә булсын әле, дип үгетләячәксезме?» – дип мөрәҗәгать итте ул журналистларга. Аның соравына журналистлар алкышлар белән җавап бирде.

«Рәхмәт, без тырыштык. Кимчелекләр булса, аларны киләсе елга төзәтергә тырышачакбыз. Хаталар өстендә эшне гел үткәрәбез. Ярышлар дустанә мохиттә узгандыр дип ышанам. Журналистлар текст өстендә генә эшләми, актив тормыш рәвеше алып бара. Алар спорттагы әзерлеген генә түгел, җиңүгә омтылуларын да күрсәтте. Бәйрәм белән котлыйбыз!» – диде Рамил Әйбәтов.

Чирмешән башлыгы «Чирмешән-информ»га оештыру техникасы сатып алу өчен 100 мең сумлык сертфиикат бүләк итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot