Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының Югары Кәминкә авылында яшь белгечләргә торак бирәләр
Екатерина һәм Руслан Нуруллиннар, бер ел элек «Ильхан» җәмгыятенә килеп, эшкә урнашкан. Яшь гаилә Чирмешән районына Ульяновск өлкәсеннән күченеп килгән. Өч ел элек институт тәмамлаган яшь белгечләрне – ветеринарларны Түбән Новгород шәһәренә эшкә җибәрәләр. Анда ике ел эшләгәч, яшьләр яшәү урыннарын алмаштырырга ниятли һәм Чирмешән районына күченеп килә, дип яза «Безнең Чирмешән» газетасы.
«Әлеге хуҗалыкта бер ел эшлибез. Безгә монда ошый. Дөрес, әүвәл бераз авыррак булды, ләкин ярты елдан соң мондагы шартларга өйрәндек, безгә дә күнектеләр. Бүген җитәкчеләр һәм эшчеләр белән уртак тел табып хезмәт куябыз. Мин, нигездә, компьютерда эшлим, программалар артыннан карыйм, кирәккәндә ветеринарларга да булышам», – дип сөйли Екатерина Нуруллина.
Сүз уңаеннан, аның ире Руслан – җәмгыятьтә баш ветеринар.
Яшь гаиләгә яшәү өчен капиталь ремонтланган яңа йорт биргәннәр. Аларны Югары Кәминкәдә авыл хуҗалыгы белгечләре өчен берничә ел элек махсус төзеделәр.
«Минемчә, хәзер авылда да рәхәтләнеп яшәп була. Бүген безне биредәге яшәү һәм эшләү шартлары тулысынча канәгатьләндерә. «Ильхан» - заман таләпләренә җавап бирә торган хуҗалык, әле дә үсештә. Авыл җире өчен ул аз түгел. Ял көннәрендә машинага утырабыз да, Әлмәткә барып кайтабыз», - диде Екатерина Нуруллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз