Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының яшь комбайнчысы республика конкурсында катнашты
Чирмешәннең «БИО-АГРО» җәмгыяте комбайнчысы Рәмзил Гарифуллин яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз» 16 нчы республика конкурсында район данын яклады. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе белән берлектә уздырган бәйгедә ул Казан дәүләт аграр университетына укырга керегә мөмкинлек - рекомендация бирүче сертификат белән бүләкләнгән һәм акчалата бүләккә ия булган.
Конкурсның беренче этабында 43 районнан 2024 елгы урып-җыю чорында югары нәтиҗәләргә ирешкән яшь комбайнчылар катнашкан. Бәйгенең беренче этабында җиңгән 19 механизатор Сабада көч сынашкан. Комбайнчыларны теоретик һәм практик яктан сынап, иң осталарны ачыклаганнар. Тырыш механизаторларга экскурсияләр дә оештырылган. Ике көнгә сузылган чарада алар күп файдалы мәгълүмат алганнар, яңа дуслар тапканнар, тәҗрибә уртаклашканнар.
Рәмзил Гарифуллин быелгы урып-җыю чорында «Тукано-580» комбайнында 3590 тонна ашлык суктырган, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз