Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешән районының Туймәт авылы мәчетендә метрика китабының өченче томын ачканнар
Чирмешән районының Туймәт мәчетендә авыл зиратында җирләнгән авылдашларның исемлеге алып барыла. Метрика китабының өченче томын башлаганнар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.
Анда 1830 - 1917 елларда туучылар, үлүчеләр, никахлар, аерылышулар исемлеге ике томга җыелган, алар 800 биткә тупланган. Мәгълүмат гарәп графикасыннан кириллицага күчерелгән. Бу эшне Айнур Кәримов оештыра. Әлеге чыганакларга нигезләнеп, әби-бабайлар хакында мәгълүматлар укып, шәҗәрәләр төзегәндә дә файдаланырга була.
Айнур Кәримов 2017 елда авыл зиратындагы барлык каберләрне барлап чыккан һәм 1909 елдан башлап биредә җирләнгәннәрнең исемлеген аерым туплаган – өченче томда шулар. Яңа җирләнгәннәр дә исемлеккә языла бара. Ул электрон формада алып барыла, ә китапка басма битләр өстәлә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз