news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Түбән Кәминкә мәчете янында мәдрәсә ачтылар

Чирмешән районының Түбән Кәминкә мәчете янында мәдрәсә ачтылар
Фото: ©Кадрия Гамирова, http://nashcheremshan.ru/

Түбән Кәминкә авылы мәчете нык иркенәйде. Биредә, эшләп килүче мәчеткә шул кадәр үк зурлыкта янкорма төзеп, мәдрәсә ачтылар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

20 метрга 5,5 метр зурлыктагы янкорма сәдака акчасына, авылдашлар ярдәме белән төзелгән. Моңа 3 миллион сум чамасы акча киткән. 100 кеше сыйдырышлы мәдрәсәнең, җылы, иркен, якты залында ифтар, корбан, Коръән ашлары, никах һәм бәби исемнәре кушу мәҗлесләре дә уздырырга була. Аш әзерләү бүлмәсе тулысынча җиһазландырылган, савыт-саба да җитәрлек. Биредә хатын-кызлар өчен тәхарәтханә дә ясаганнар, ир-атларныкы бар иде.

Түбәнкәминкәлеләрнең бу шатлыкларын Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров һәм район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов та уртаклашты. Кунаклар мәдрәсә төзелешенә һәм динне үстерүгә өлеш керткән дин кардәшләребезгә Татарстан Республикасы Диния назәрәтенең һәм район мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

2022 елның августында янкорманың нигезен коралар, көзгә кадәр аның стеналарын күтәреп, түбә астына кертәләр. 2023 елда тәрәзәләр куеп, эчке эшләргә керешәләр. Ел ахырына мәдрәсә әзер дә була.

Бу авылда туып-үскән, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов та төзелеш эшләре вакытында ярдәм итеп торган. Ул бу чарада үзе дә катнашты һәм мәчеткә истәлек бүләге тапшырды.

Чарага җыелган кунаклар Рамазан ае, ураза тоту тәртибе турында вәгазь дә тыңладылар. Ир-атларны мул табын корып сыйладылар, ә кичен мәчеттә хатын-кызларны кунак иттеләр.

Түбән Кәминкәнең мәчете буш тормый, биш вакыт намазга ир-атлар җыела. Җомга намазларында халык саны 40-45кә җитә. Бүгенге көндә мәдрәсәдә ике төркем (балалар һәм хатын-кызлыр) дин гыйлеме ала. Каникуллар вакытларында балаларга лагерьлар да оештыралар.

Фото: © Кадрия Гамирова, http://nashcheremshan.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100