news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының рәсми гимны булачак

Чирмешән районының рәсми гимны булачак
Фото: Марат Гомәров, https://nashcheremshan.ru/

Чирмешән районының рәсми гимны вариантын сынау, бәяләү рәвешендә тыңлап та карадылар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

Гимн Чирмешән халкына район мәдәният йортында узган халык тыңлауларында тәкъдим ителде. Гимнның рус телендәге сүзләрен Казан шагыйре Алексей Анисимов, татар телендәгесен Резеда Гобәева язган. Аларның сүзләренә музыка дә иҗат иткәннәр.

«Райондашлар, гимнны тыңлаганнан соң, төрле фикерләр белдерде: кемгәдер кайбер сүзләре ошап бетмәде, икенчеләр көе «күңелне тетрәндерми» ди.

Район башлыгы Рамил Айбатов, әлеге фикерләрдән соң, гимнны, тәкъдимнәрне искә алып эшләп, камилләштереп бетерергә тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot