news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында ундүртенче модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Чирмешән районында ундүртенче  модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Кадыйр Гомәров

Чирмешән районында Түбән Кармалка авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) ачылды. Бу авыл өчен бик кирәкле бинаны бәйрәм ясап файдалануга тапшырдылар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

«Сезнең өчен мин дә бик шат. Фельдшер көн дә кирәк. Авылда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту өчен тырышучы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, төзүчеләргә бик зур рәхмәт», –  диде район башлыгы Рамил Айбатов. 

Район җитәкчесе әлеге ФАПта эшләячәк фельдшер Людмила Щукинага район башлыгының Мактау грамотасын да тапшырды.

«Мин пунктта 34нче ел эшлим. Шул чорда, өйдәш булып, дүрт җирдә урнаштык, монысы бишенчесе, үзебезнеке. Бу көнне мин дә, авылдашлар, аеруча олы яшьтәгеләр, бик түземсезләнеп көттек. Монда бөтен шартлар бар: якты, җылы, суы да кергән, санузел да ясалган. Элеккеге белән чагыштырырлык та түгел. Җитәкчеләргә, төзүчеләргә бик зур рәхмәт», – диде Людмила Щукина.

«Стройтранс» җәмгыяте монтажлаган Түбән Кармалкадагы бу яңа ФАП райондагы инде ундүртенче шундый бина. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Рафис Гафуров әйтүенчә, аның монысы да Россиянең «Сәламәтлек» илкүләм проекты буенча, республиканың сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында төзелгән.

Түбән Кармалкада 256 кеше яши. Биредә күптән яңа бина ачылганы булмаган. 

 

Фото: © Кадыйр Гомәров

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100