news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында «Татнефть» гранты ярдәмендә чишмә яңартылган

Чирмешән районында «Татнефть» гранты ярдәмендә чишмә яңартылган
Фото: "Безнең Чирмешән" газетасы

Чирмешән районының Чумачка авылында «Татнефть» гранты ярдәмендә, 1,2 млн сумнан артыгракка «Яшьлек» чишмәсе төзекләндерелгән. бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.

Әлеге акчалар хисабына су чыганагының агып чыгу юлы ныгытылып, тирәсенә бетоннан тротуар салынган. Чишмә өстенә яңа түбә ясаганнар, ә аның каршындагы мәйданчыкка брусчатка җәелгән. Килүчеләргә автомобиль куярга да урын бар, бу урынны вак таш түшәп ныгытканнар. Ял итүчеләр өчен ике матур беседка да эшләнгән.

«Чирмешән осталары төзекләндерү эшләрен тәмамлап килә, койманы тотып бетерәсе генә калды», – диде Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин.

news_right_1
news_right_2
news_bot