news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында «Оста балыкчы» ярышы үтәчәк

Чирмешән районында «Оста балыкчы» ярышы үтәчәк
Фото: "Безнең Чирмешән" газетасы

Чирмешән районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәвәскәр балыкчыларны 13 июльдә үтәчәк «Оста балыкчы» («Клевый рыбак») ярышына чакыра. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.

«Элмәле буасы» зонасында узучы бәйгедә барлык һәвәскәр балыкчыларны көтәләр. Бәйгедә гаилә белән дә катнашырга мөмкин. Конкурсантларга үзләре белән кармак алып килергә кирәк. Ярышлар иртәнге сәгать алтыда башлана. Җиңүчеләрне төрле номинацияләрдә бүләкләргә җыеналар. Яр буенда балык ашы (уха) пешерүчеләр дә үз осталыкларын күрсәтә алачак, аларны да бүләкләр көтә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot