news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында Кыш Бабай резиденциясе эшли башлады

Район үзәгендә Кыш Бабай резиденциясе үз ишекләрен ачты. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайты яза.

Үзәк чыршыны ачканнан соң балалар резиденциягә ашыктылар, Кыш Бабай белән Кар Кызына үз осталыкларын күрсәттеләр һәм бүләк алдылар. Беренче көндә үк дистәләгән сабый Кыш Бабайда кунакта булды.

Резиденция киләсе елның 11 гыйнварына кадәр эшләячәк. Кыш Бабай балаларны 15 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр көтә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot