news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга Чирмешән районында гуманитар ярдәм җыю дәвам итә

Чирмешән районында махсус хәрби зонадагы ир-егетләргә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Чирмешән хәрбиләренә берничә тапкыр ярдәм җыеп, аны илтеп тә тапшырдылар. Хәрбиләр һәм район җитәкчелеге бу изге эшкә өлешен керткән һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерә. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

«Районда гуманитар ярдәм җыю акциясе алга дәвам итә, кирәк-ярак җыю урыны итеп «Орион» яшьләр үзәге билгеләнгән», - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Мөхсинова.

Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан ир-егетләр сүзләренчә, бүген анда азык-төлеккә ихтыяҗ юк, ә менә кайбер көнкүреш әйберләре: талпаннардан һәм черкиләрдән саклану чаралары, тычкан агуы, маскировкалау челтәре, эш кораллары һәм перчатка, пауэрбанк, балаклава (баш киеме), шәм, дымлы салфетка, фонарь, батарейка, җәйге аяк һәм өс киеме, носки, дарулар кирәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100