news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында физик мөмкинлекләре чикле балалар Яңа ел бүләкләре алды

Чирмешән районы инвалидлар җәмгыяте физик мөмкинлекләре чикле 16 сабыйны Яңа ел бүләкләре белән сөендерде. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.

Алар Искечә Яңа ел алдыннан Чирмешән, Лашман авылларында бүләкләр тараттылар. Якын көннәрдә Түбән Чегодай, Красная Поляна, Ивашкино, Югары Кәминкә, Иске Үтәмеш авылларында яшәүче балаларны да шулай куандырачаклар. Йомшак уенчык ул-кызларыбызга бик ошады.

Мондый эшнең башлап йөрүчесе Чирмешәндә яшәүче игелекле пенсионер Фәрит Хисамов. Бүләкләр алуда «Ильхан» җәмгыяте һәм районның мәрхәмәтле кешеләре булышкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot