news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында быел туган балаларга 30 мең сум акча бирелә

Чирмешән районында быел туган балаларга 30 мең сум акча бирелә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Чирмешән районында быел туган балага район хакимияте 30 мең сум акча бирәчәк. Дөрес, әлеге ярдәмне теләсә кем ала алмый – сабыйның әти-әнисе районда яшәргә, эшләргә тиеш. Бу хакта район башлыгы Рамил Айбатов районда Укытучы һәм остазлар елын йомгаклау һәм Гаилә елына старт бирү уңаеннан оештырылган чарада игълан итте. «Безнең Чирмешән» шул хакта яза.

Район җитәкчесе беренче сертификатны быел районда беренче туган баланың әти-әнисенә – Туймәттән Алёна һәм Илнар Мортазиннарга тапшырды.

Гомумән, быел бала туганда дәүләттән бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 24 мең сумнан күбрәк тәшкил итә.

«2024 елның 1 февраленнән беренче балага бирелә торган ана капиталы 630 мең сумнан артып китә, икенче балага аның күләме 833 мең сумнан күбрәк. Татарстан авылларында яшәүче хатын-кызга 25 яшькә кадәр беренче бала тапкан өчен 50 мең сум, 29 яшькә кадәр өченче бала тапканда 100 мең сум пособие түләнә», – диде социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100