news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында 20 яшьлек эшче һәлак булган

Чирмешән районында производствода 20 яшьлек эшче үлгән. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Фаҗига бүген иртән «Кама автомобиль юллары һәм аэродромнар төзү тресты» оешмасы җитештерү территориясендәге мәйданчыкка бетон җәйгәндә килеп чыга.

Егетнең кулы грунт изгеч механизмына эләгә. Алган җәрәхәтләрдән ул урында ук үлә.

Вакыйга урынына район прокуроры вазифаларын башкаручы Рәзинә Фәсәхова киткән.

Хезмәтне саклау турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерү оештырылган. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot