news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районына пехотачы хәрби икенче тапкыр ялга кайтты

Чирмешән районына пехотачы хәрби  икенче тапкыр ялга кайтты
Кадыйр Гомәров

Шушы көннәрдә «Матрос» кушаматлы (позывной) хәрби Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов белән очрашуга килде. Мобилизацияләнүче махсус хәрби операция зонасыннан икенче тапкыр ялга кайткан. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

Пехотачы район авылларының берсеннән, хәрби операциягә Түбән Камадан мобилизацияләнгән. Ул туган ягында, әти-әнисе янында ял итә.

«Матрос» район җитәкчесенә нәрсәләр кирәксенүләрен әйтте. «Ә болай тамак тук, кияргә кием бар, кирәксә, тәм-томны кибеттән алабыз. Блиндажларда яшибез», - диде ул.

Район җитәкчесе Рамил Айбатов мобилизацияләнүчегә махсус хәрби операция зонасыннан исән-сау әйләнеп кайтуын теләде. Өстәл артында фикер алышкач, әңгәмә тәм-томлы мәҗлестә дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot