news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы Якты Тау авылында «Авылымның айлы кичләре» чарасына җыелдылар

Чирмешән районы Якты Тау авылында «Авылымның айлы кичләре» чарасына җыелдылар
Фото: Ләйсән Нотфуллина

Чирмешән районы Якты Тау авылында «Авылымның айлы кичләре» дип аталган чара оештырдылар. Бу көнне мәчет каршындагы мәйданда сыйлы табын көйләнде. Бәйрәм чыгымнарын авылдаш иганәчеләр күтәргән. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Марат Гомәров яза.

«Бәйрәмгә җитмешләп кеше җыелды. Коръән, укып, авылдашлар рухына дога кылдык, үткәннәрне искә төшереп утырдык. Табыннарыбыз сыйлы иде, хатын-кызлар өч бәлеш тә салып килгән. Ә кичен җыр-биюләр оештырдык», - ди авыл клубы сәнгать җитәкчесе Ләйсән Нотфуллина.

Бүген Якты Тау авылында 65 йортта 90нан күбрәк кеше яши. Иске Кади мәктәбенә 9 бала йөреп укый. Кызганыч, авылда мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100