Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешән районы хатын-кызлары дини белемнәрен тикшерде
Чирмешәндә мөселман хатын-кызлары арасында «Пәйгамбәрләр тарихы» бәйгесе үтте. Чарада 8 мәхәллә: Кара Чишмә, Туймәт, Бәркәтә, Лашман, Чирмешән, Түбән Кәминкә, Әмир, Иске Кади командалары көч сынашты. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.
«Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында шундый бәйге оештыру ул үзенә күрә аралашу чарасы да, апалар, әбиләр дини белемнәрен дә тикшерде, гыйлемнәрен дә арттырды, - диде Чирмешән мөхтәсибәтенең хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Алсу Сафиуллина.
Һәр команда үзенә атама, девиз уйлап килгән. Бәйге барышында Ибраһим, Йосыф, Муса пәйгамбәрләр тормышы буенча һәм якынлашып килүче уразага кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, мөнәҗәтләр укыдылар, алдан әзерләп килгән камыр ризыкларын күрсәттеләр.
Нәтиҗәдә Кара Чишмә командасы беренче булды, Түбән Кәминкә һәм Иске Кади хатын-кызлары – икенче, Туймәт командасы өченче урын яулады.
Җиңүчеләрне дипломнар һәм дини китаплар белән бүләкләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз