Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районы үзәк хастаханәсендә «Ачык ишекләр» көне булды
Чирмешән районы үзәк хастаханәсендә «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале кысаларында «Ачык ишекләр» көне узды. Чарада районның төрле мәктәпләрендә белем алучы өлкән сыйныф укучылары катнашты.
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Лилия Мортазина кунакларны коллектив эшчәнлеге белән таныштырды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр иттеләр.
«Район үзәк хастаханәсендә 29 табиб, 138 шәфкать туташы эшли. Авылларда 34 фельдшер-акушерлык пункты хезмәт күрсәтә. Хөкүмәт сәламәтлек саклау өлкәсенә зур игътибар бирә, федераль һәм республика проектлары нигезендә медицина учреждениеләре төзекләндерелә, җиһазландырыла, халыкка хезмәт күрсәтү сыйфаты да елдан ел яхшыра бара», - диде Лилия Шамил кызы.
«Яшь белгечләргә төрле ярдәм каралган, аеруча авыл районнарына кайтучыларга. Узган елны ике табиб «Земский доктор» программасында катнашып, матди ярдәм алды. Район хастаханәсендә табибларга ихтыяҗ бар, бүген акушер-гинеколог, отоларинголог, терапевт, гериатр кирәк.
Чирмешән лицееның профильле сыйныфында белем алучылар арасында медицина уку йортларына керергә теләүчеләр дә бар.
Очрашуда Казан медицина университеты профессоры Виктор Вәлиуллин да чыгыш ясады. Уку йорты турында мәгълүмат бирде һәм табиб һөнәре турында, тормыштан мисаллар китереп, бик кызык итеп сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз