news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы үзәгендә Бөтенроссия күләмендә фәнни-гамәли конференция оештырдылар

Чирмешән районы үзәгендә Бөтенроссия күләмендә фәнни-гамәли конференция оештырдылар
Фото: Кадрия Гамирова/https://nashcheremshan.ru/

Чирмешән районы үзәгендә Бөтенроссия күләмендә фәнни-гамәли конференция оештырдылар. Анда Чирмешәннең тарихи валын Россия халыклары мирасы бердәм дәүләт реестрына кертү турында сөйләштеләр. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.

«Россия халыклары тарихында һәм мәдәниятендә Россия чик буе тарихи-мәдәни мирасы һәйкәлләре» темасына багышланган җыенда төрле төбәкләрдән килгән тарихчылар, район укытучылары һәм мәдәният хемәткәрләре катнашты.

Фото: © Кадрия Гамирова/https://nashcheremshan.ru/

Конференция кунакларын район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова сәламләде һәм нәтиҗәле эшләүләрен теләде.

«2021 елда Чирмешән районы һәйкәлләрендә Татарстан Фәннәр академиясе хезмәткәрләре тарафыннан эзләнүләр үткәрелде, аларның нәтиҗәләре «Үсеш сызыклары» («Линии роста») китабында басылып чыкты. Шуннан соң конференцияне безнең районда уздырырга карар кылынды», – диде ул үз чыгышында.

Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина тарихи объектларга яшь буынны җәлеп итү алымнары турында сөйләде.

«Тарихи объектларны торгызу зур чыгымнар сорый, иганәчеләр ярдәме һич артык булмый, шуңа күрә укучыларга бу хакта мәгълүматлар җиткерергә кирәк, алар – булачак иганәчеләр», – диде ул.

Конференциянең фәнни өлешендә актуаль проблемалар, тарихи-археологик тикшеренүләр, аларны саклау һәм популярлаштыру мәсьәләләре өйрәнелде. Һәм Чирмешән валын Татарстан туристлык маршрутына кертеп, туристлык объекты итеп билгеләргә дигән карарга килделәр. Чарада катнашучылар бер атна дәвамында үз тәкъдимнәрен дә җиткерә ала.

Район мәдәният йортында узган чарадан соң кунакларны тарихи валга алып бардылар. Аларга театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, кунакларга кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм учакта пешкән балык ашы белән сыйладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100