news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районы урманнарын корт ашый

Чирмешән районы урманнарын корт ашый
"Безнең Чирмешән"

Җәй уртасында Чирмешән районының кайбер урманнарында, көз ае диярсең, яфраксыз, ялангач агачлар басып калды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Халык телендәге “Күтәмә борылышында”, ягъни Нурлат – Кузай, Чирмешән – Акъяр юл чаты янәшәсендәге усаклар да шундый хәлдә. Парсыз ефәк күбәләге (шелкопряд) агачларга шулай зыян сала.

« Урманнарны әлеге күбәләк кортлары май урталарында ашый башлады. Былтыр алар Нурлат районында азганнар иде, быел бөҗәкләр бездә дә шушы күршеләр ягындагы урманнарны зарарлады», - ди Чирмешән урманчылыгының Казанка участок урманчылыгы урманчысы Хәлил Шәрәпов.

Белгеч әйтүенчә, парсыз ефәк күбәләге кортлары аеруча имән, каен, юкә, усак агачлары яфракларын яратып ашыйлар.

Район 36 мең гектарлап урман байлыгына ия. Быел шуның яртысыннан күбрәк мәйданына парсыз ефәк күбәләге һөҗүм иткән. Дөрес, зарар күләме урыны-урыны белән. Урманчылар агач яфрагын яратучы бөҗәк аеруча азган 65 гектар урман мәйданын биологик препарат белән эшкәрткәннәр. Башка бөҗәкләргә, җәнлекләргә, кешеләргә зыян булмасын өчен, урманнарда химик препаратлар куллану рөхсәт ителми.

news_right_1
news_right_2
news_bot