news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районы укучылары чуваш теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада призер булды

Чирмешән районының өч укучысы чуваш теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында призер булды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайты яза.

Чирмешән районы Яңа Элмәле мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Алина Симухина, Әккәрәй мәктәбеннән Дарья Моисеева (9 сыйныф), Ивашкино мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Маргарита Красновалар Казаннан бүләкләр белән кайттылар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot