news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районы укучылары чишмәләрне чистарта

Чирмешән районының барлык мәктәпләрендә оештырылган тимурчылык отрядлары актив эшли. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза. 

Укучылар һәйкәлләр, чишмәләр территорияләрен чистарта. Авылларда яшәүче ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, пенсионерларны игътибарсыз калдырмыйлар.

«Чиста һәйкәлләр» акциясе кысаларында Чирмешәннең беренче, Ивашкино, Бәркәтә, Иске Элмәле, Иске Кади, Әккәрәй, Яңа Элмәле мәктәпләре һәйкәлләрен карап торалар. Ивашкино, Ульяновка, Югары Кармалка, Иске Кади, Әккәрәй, Иске Үтәмеш мәктәпләре укучылары уку елының беренче көннәреннән үк чишмәләрне чистарканнар, диелә хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot