news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районы Туймәт авылында танылган көрәшче Ильяс Галимовны искә алганнар

Чирмешән районы Туймәт авылында танылган көрәшче Ильяс Галимовны искә алганнар
Фото: Чирмешән районы башлыгы Рамил Әйбәтов

Чирмешән районының Туймәт авылында күренекле көрәшче, Россиянең спорт остасы, күп тапкырлар дөнья, Россия һәм Татарстан чемпионы Ильяс Галимовны искә алганнар. Бу хакта Чирмешән районы башлыгы Рамил Әйбәтов хәбәр итә. Батыр 2020 елның 3 июнендә үпкә ялкынсынуыннан хастаханәдә вафат булган иде.

«Легендар көрәшчебезне искә алырга Казан, Чаллы, Лаеш, Түбән Кама, Әлмәт һәм хәтта Самарадан уннан артык танылган спортчы килде. Чарада катнашучылар бергәләп мәрхүмнең каберенә чәчәкләр салдылар, ә Шакир хәзрәт Әһлиуллин Изге Коръәннән сүрәләр укып, дога кылды.

Ильяс Галимов – көрәш буенча дөнья чемпионы, Татарстанның һәм Россиянең күп тапкыр чемпионы, Сабантуйларның 17 тапкыр баш батыры һәм 2017 елда «Татарстанның ел спортчысы» исеменә лаек булган атаклы спортчы иде. Легендар батырның якты истәлеге халкыбыз йөрәгендә мәңге сакланыр», – дип язган ул үзенең социаль челтәрләрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot