news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районы Сабан туенда «Аударыш» уены була

Чирмешән районы Сабан туенда «Аударыш» уены була
Фото: https://nashcheremshan.ru

Чирмешән районы Сабан туенда бәйрәм кунаклары «Аударыш» уенын тамаша кыла алачак. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.

Бу кызыклы милли уенны – ат өстендә көрәшне үткән елда да кызыксынып карадык, быел ул тамашачыларны тагын да күбрәк җыяр. Уеннар төп мәйданнан читтәрәк «Аударыш» өчен махсус ясалган урында булачак.

«Уенга атларны Лениногорскидан алып киләләр, быел да ике татар атында көрәшергә мөмкин булачак. Республикада татар атларын үрчетүгә зур игътибар бирелә, шунлыктан Сабан туйларында «Аударыш» уены популярлаша бара», - диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Газыймов. .

Былтыр ике атта биш җайдак көч сынашты. Анда җиңүчеләргә 10000, 7000, 5000 сум күләмендә сертификатлар тапшырылды. Бу Сабан туенда да иң көчлеләрне саллы бүләкләр көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot